Хәвеф-хәтәр
13 ноябрь 2021, 17:24

Балаларын чит водительгә калдырып качкан ананың язмышы билгеле

Бумеранг көченә ирексездән ышанырсың да...

biz.liga.netbiz.liga.net
Фото:biz.liga.net

Ивановода  ике бәләкәй бала иярткән хатынны бер водитель-дальнобойщик   Подмосковьега  илтеп  куярга ризалашкан. Әмма хатын теләгән җиренә барып җитә алмаган.  Орехово-Зуевога якынлашканда ул йомыш йомышларга дип машинадан төшкән дә, балаларын машинада калдырып, качкан.

Водитель аңлатуынча, ташлап калдырылган 8 яшьлек кыз һәм аның 3 яшьлек энесе начар сөйләшкән. Җитмәсә, малайның аяк киеме булмаган.

Аптыраган водитель балаларны полиция бүлегенә илтеп тапшырган. Аларны медиклар тикшергән. Кыз балада вируслы инфекция ачыкланган.

Һәм бүген мәгълүмат чараларында күке-ананың язмышы ачыкланды. 8 ноябрьдә балаларын ташлап качкан хатынны Владимир шәһәрендә машина бәрдергән. Алган тән җәрәхәтләре нәтиҗәсендә ул үлгән. Балалар приемный гаиләгә урнаштырылган, аларның туганнарын эзлиләр.

“Российская газета” язуынча, мәрхүм хатын психик авырудан җәфа чиккән, хастаханәдә дәваланган. Ял көннәренә аңа өенә кайтырга рөхсәт иткәннәр,  ул балаларын алган да юлга чыккан.

Нинди генә язмышлар очрамый җир йөзендә... Менә инде тагы ике бала ятим калган...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас