Хәвеф-хәтәр
12 ноябрь 2021, 09:02

Чокырга төшеп киткән

Ни сәбәпле?

Кичә төнге сәгать уникеләрдә Баймак-Ишбердә автомобильюлының 23 километрында теркәлгән авариядә  ВАЗ водителе һәлак булган.

Төбәкнең дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 47 яшьлек ир, “ВАЗ-2114” машинасында хәрәкәт итеп, руль  белән идарә итүне югалткан. Машина уң як кюветка төшеп киткән, аннары чокырга төшеп утырган.

Авария нәтиҗәсендә алган  тән җәрәхәтләреннән водитель шунда ук үлгән. Һәлакәттә “ВАЗ”ның 47 яшьлек пассажиры да зыян күргән. Аны дәваханәгә озатканннар.

Полиция хезмәткәрләре авария сәбәпләрен ачыклыйлар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас