Хәвеф-хәтәр
12 ноябрь 2021, 07:10

Өч кеше гомерен өзгән, әмма гаебен танымаган

Кайсыберәүләр  туганда  ук  оят, намустан мәхрүм булып туа микән әллә?!

Өч кеше гомерен өзгән, әмма гаебен танымаганӨч кеше гомерен өзгән, әмма гаебен танымаган
Өч кеше гомерен өзгән, әмма гаебен танымаган

Башкортстанда  юлда авария ясап, 3(!) кешенең гомерен өзүдә гаепләнгән 24 яшьлек егеткә хөкем карары чыгарылган – аны 5 ел да 4 айга төрмәгә утыртачаклар. Ул Краснокама районыннан.

Авария әлеге елның ноябрендә булган. Егет кыйммәтле «Porsche Cayenne S» машинасында биш пассажир белән китеп барган. Арлан авылы янында   юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган, машина белән идарә итү контролен югалткан һәм зур тизлектә трассадан читкә чыгып очкан... Нәтиҗәдә, пассажирларның берсе шунда ук үлгән, тагын да икесе дәваханәдә җан биргәннәр.

Иң шаккаттырганы – егет үз гаебен танымаган (!). Өч кеше гомерен өзеп, ничек шулай булырга мөмкин?! Тагын шунысы да бар – егет 2,5 елга пассажирлар йөртү хокукыннан мәхрүм.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас