Хәвеф-хәтәр
8 ноябрь 2021, 06:14

10 ай элек кенә “права” алган булган...

Дүртөйле районындагы авариядә яшь кыз һәлак булды.

Кичә, 7 ноябрьдә, Дүртөйле районында кеше үлеменә китергән авария теркәлгән. Мәскәү – Уфа автомобиль юлында Дүртөйлегә барып җитәргә 17 км кала “Lada Granta” һәм аңа каршы килүче “Hyundai Creta” бәрелешәләр.

“Лада” белән Шаран районында яшәүче 19 яшьлек кыз идарә иткән, “Хундай” руле артында Дүртөйле районыннан 40 яшьлек ир булган.

Авариядә алган тән җәрәхәтләре  нәтиҗәсендә “Лада” водителе  ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк һәлак булган.  Өч пассажрга медицина ярдәме таләп ителгән, шул исәптә “Хундай”дагы 16 һәм 10  яшьлек кызларга. Кызганычка каршы, балалар җитди тән җәрәхәтләре алган. Һәлак булган “Лада” руле артындагы һәлак булган 19 яшьлек кыз нибары 10 ай элек кенә водитель таныклыгы алган булган...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас