Хәвеф-хәтәр
6 ноябрь 2021, 17:37

Ванна астында хатын-кыз кулы тапканнар

Абау!

pixabay.compixabay.com
Фото:pixabay.com

Кул чугының биредә ике ай чамасы ятуы ачыкланган
Чаллыда яшәүче ир-ат күршесенең фатирына кергән һәм биредә ванна астында билгесез кешенең кул чугын тапкан. Аннары ул полициягә хәбәр иткән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Белгечләр ачыклаганча, хатын-кызныкы булган кул чугы биредә ике ай чамасы яткан.

Коточкыч табылдык ЗЯБ бистәсендәге 18 нче комплекстагы йортларның берсендәге фатирда була. Биредә 73 яшьлек ир-ат яши. Фатирда антисанитария була, тараканнар чабышып йөри.

Тикшерү эшләре башланган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас