

Алты яшьлек малай дуслары белән уйнаганда буага батып үлгән. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте әйтүенчә, Игмәт авылының Ленин урамындагы 24 нче йорт янындагы буада алты яшьлек бала баткан.
Беренчел мәгълүматлар буенча бала дуслары белән буа буенда уйнаган һәм бер мизгел эчендә су астына киткән. Баланы коткарып кала алмаганнар. Аның мәетен ата – анасы су төбеннән эзләп тапкан. Бала кайгысы күрергә язмасын, дусларым. Кайгылы хәлнең шартлары ачыклана. Коткаручылар һәм тикшерүчеләр фаҗига урынында эшли.
Чыганак: ufa1.ru
Фото: ufa.kp.ru