

Яр Чаллы шәһәрендә коронавирустан прививка ясатырга баручылар чиратта бер-берсен изә башлаганнар. Пациентларның берсе видеоны интернет челтәренә куйган. “Кешеләр егылалар, аңнарын югалталар, аларны сөйрәп алып чыгып китәләр”, - дип яза ул.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында бу хәлне кешеләр медицина учреждениесе ачылганчы килгәннәр, дип аңлаталар. Прививка ясатучылар исә алдан килеп чират алмасаң, азактан прививка ясата алмый 4-6 сәгать чиратта торырга кирәк, диләр. “Иртәнге сәгать алтыга кеше рәхәтлектән килеп басмый”, - диләр алар. Иртәнге алтыда килеп чират алучылар 9:30 да прививка ясатып өйләренә кайтып китүләре турында әйтәләр.
Чыганак: tatpressa.ru