Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 октябрь 2021, 13:43

Бер малай икенчесенә аткан

Бу хәл ни сәбәпле килеп чыккан?

news.ru
Фото:news.ru

Хакасия республикасының Усть-Абакан районында бер малай үзенә кунакка 4 яшьлек  дустын уйнарга чакырган. Һәм уйнаган чакта ялгыш аның башына аткан, дип хәбәр итә Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе.

Тикшерүчеләр 9 яшьлек малай дусты белән өйдә уйнаганын ачыклый. Балалар өлкән малайның әтисе  пневматика винтовкасын саклаган сарайга  йөгереп керәләр. Малай стенада эленеп торган винтовканы игътибар белән карар өчен кулына ала, ахырда корал ата. Снаряд кече яшьтәге малайның башына эләгә.

Яраланган малайны дәваханәгә илтәләр, берничә ай дәвамында аңа терапия үткәрәләр, әмма табибларның тырышуына карамастан, бала үлгән. Аткан малайның әтисенә карата саксызлык буенча кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу маддәсе буенча җинаять эше ачканнар.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: