

Яр Чаллыда бүген кич торак йортта шартлау яңгыраган. Бу хакта 112 Telegram-каналы хәбәр итә.
Шаһитлар фикеренчә, шартлау торак йортның 4нче катында яңгыраган. Нәтиҗәдә ике өске кат җимерелгән. Вакыйга урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подразделениеләре килгән.
Шартлау вакытында күрше биналарның тәрәзәләренә кадәр селкенгән. Бу хакта вакыйганы күзәткән бер ханым сөйләгән. Шаһит ханым сөйләвенчә, йорт урам якка чыга. “Сиреналар улый, тәрәзәләр шартлаудан селкенде”, – дигән ул.
Йорт газ шартлавы нәтиҗәсендә җимерелгән, диләр белгечләр. Шартлау исә газ корылмаларын дөрес эксплуатацияләмәгәнгә яңгыраган дигән фаразлар бар.
РИА Новости агентлыгы мәгълүматы буенча, коткаручылар җимерекләр астыннан 9 кешене коткарганнар.
Шартлау нәтиҗәсендә ,барлыгы 14 кеше яшәгән 6 фатир җимерелгән. 32 кешене эвакуацияләгәннәр.
Чыганак: lenta.ru