

Бу вакыйга узган төндә Стәрлетамакта теркәлгән. “Стерлитамакский рабочий” гәзите мәгълүматлары буенча, төнге сәгать 3.00ләр тирәсендә 112 хезмәтенә Свердлов урамында урнашкан йорттагы инцидент – бер ирнең 3 каттан егылып төшүе – турындагы хәбәр килеп ирешкән.
Вакыйга урынына килеп җиткән оператив тикшерү төркеме ирнең исерек булуын ачыклаган. Җитмәсә, аңарда COVID-19 ачыкланган, үпкәләре 60% зарарланган. Авыруны шәһәрнең 1 санлы дәваханәсенә алып киткәннәр. Анда сәрхүшне реанимациягә салганнар.
Чыганак: bashinform.ru