

Боксер Илья Медведев үзенә һәм аның танышларына Төмән өлкәсенең Уватск районында һөҗүм иткән аю белән сугыш нәтиҗәсендә зыян күргән. Бу хакта 72.RU хәбәр итә. Басма мәгълүматлары буенча, спортчыны ясалма комага керткәннәр, аның тормышына куркыныч янамый. Россия бокс федерациясе һәм ассоциация Медведевны дәвалауны финанслаячак.
Тикшерү комитетының төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, вакыйга урман массивында булган. Өч кеше: 41, 48 һәм 23 яшьлек ир-атлар балыктан кайтып барганнар, бу вакытта аларга аю һөҗүм иткән. 48 яшьлек ир-ат һәлак булган, 41 яшьлеге — зыян күрмәгән. Компаниянең иң кечесе ерткычка берничә тапкыр пычак белән кадаган. Шул ук вакытта егет үзе баш яралары алган. Әлеге факт буенча тикшерү уздырыла.
Соңрак ачыклануынча, аю өне янында күп гильзалар һәм кан эзләре табылган. Егетләр тәүдә үзләре аюга аткан дигән фаразлар бар. Чөнки кеше пычак белән генә кизәнеп аюны үтерә алмый. Аю инде яраланып өлгергән, шуңа боксчы аны җиңә алган.
Җитмәсә, бу вакыйга заказник территориясендә булган. Ә балыкчыларның анда булырга хокуклары юк. Полицейскийлар ирләрнең көймәсендә рәсми теркәлмәгән 20 калибрлы шома көпшәле мылтык табып алган. Ирләр браконьер булган дигән имеш-мимешләр дә йөри.
Чыганак: "Ватаным Татарстан"