

Бүген Мәскәү өлкәсендә «Аэропракт А-22» самолеты «Ватулино» мәйданчыгында һәлакәткә очраган. Якынча белешмә буенча, җиңел моторлы самолет очып китүгә үк егылып төшкән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, самолет һәлакәте турында 15.02 сәгатьтә хәбәр итәләр. Самолет егылгач, янгын башлана, ул биш квадрат метр мәйданда була. Җирдә җимерелүләр юк.
Соңрак билгеле булганча, самолет пилоты Юрий Самофалов фаҗига алдыннан гына оныкларын самолетта очыртып йөртеп алып кайткан.
Якынча белешмә буенча, пилот идарәсен югалткан. Самолет һавада әйләнеп капланган һәм егылып төшкән.
Фаҗигадә Юрий һәм аның хатыны һәлак булган. Пилот хатынын беренче тапкыр йөртергә алып чыккан булган. Самолет һәлакәтен башка туганнары күреп торган, диелә хәбәрдә.
Чыганак: "Интертат"