Хәвеф-хәтәр
23 октябрь 2021, 17:33

Кичә Рязань өлкәсендә заводта чыккан янгында 16 кеше үлгән

Көн саен әллә күпме кешеләр үлә...

mchs.gov.rumchs.gov.ru
Фото:mchs.gov.ru

Кичә иртәнге 8.22 сәгатьтә Шиловский районындагы Лесное бистәсендәге «Эластик» заводындагы бер цехта янгын чыга.

Шиловский районында Лесное бистәсендә яшәүче хатын сүзләренчә, ул балконга чыккач, төтен күреп алган. «Мин балконга чыктым. Кап-кара төтен күрдем. Безнең гаражлар яна дип торам. Бездә шундый хәлләр дә була. Аннары „Разряд“ заводы шартлавын әйттеләр. Анда шартлаткыч матдәләр бит. Менә шундый масштаб. Мин бөтен бер смена һәлак булган дип ишеттем», — ди ул.

 Ахырда шартлау нәтиҗәсендә 17 кеше гомере өзелүе билгеле булды. 

 Җитештерү объектларының сәнәгать хәвефсезлеге таләпләрен бозу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаеплеләргә 7 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный...

Чыганак: "Интертат". 

 

Читайте нас