

Ишембай районы полициясенә 32 яшьлек ир гариза язган. Ул үзенең банк картасыннан зур акча югалуын хәбәр иткән.
Полицейскийлар башта хәлне үзеннән сорашканнар. Берничә көн элек аңа кунак килүен һәм ул аның йортында ремонт эшләргә булышуын ачыклаганнар.
Хәмерсез үтмәгән ул кич. Эчеп исергәч, йорт хуҗасы йокларга яткан. Бу вакытта кунак аның телефонын алып, мобиль банк аша акчасын билгесез счетка күчергән.
Икенче көнне ир уянып киткәч, кунакның чыгып китүен аңлаган һәм аңа шалтыратырга уйлаган. Шул вакытта телефонында акча күчерелүе турында хәбәрне күреп шаккаткан.
Ир шундук полициягә йөгергән. Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене тиз тапкан.
Ремонт эшләшкән егет барсын да сөйләп биргән. Ул 425 мең сумны төнлә букмекерлар счетына күчергән. Ставкаларда акча эшләргә теләгән, тик отылган.
Урлашу факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр ителә БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Чыганак: Башинформ.
Автор фотосы.