+18 °С
Ачык
Уфаның Калинин районында иртән кеше үлеменә китергән юл һәлакәте теркәлгән.
Башкаланың Интернациональ урамында 56 яшьлек уфалы, Mercedes-Benz (энергетика оешмасына карый) белән идарә итеп, 66 яшьлек ханым өстенә барып менә.
БР буенча ЮХХДИнең мтабугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, пенсионер ханым юлны җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган. Авария нәтиҗәсендә хатын ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче үк үлгән.
Автобус водителе пассажирларсыз хәрәкәт иткән. Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркем эшли. Авария сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru