+18 °С
Ачык
Бүген иртән Әлшәй районында ике ир мәете табылган. Аларның берсе – 48, икенчесе 41 яшьлек.
Хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә, мәрхүмнәрнең икесе дә – Нефтекамадан. Алар янәшәсендә шприцлар да табылган. Беренчел версия буенча, ирләр наркотиклар кулланганнар һәм Шафран авылындагы санаторийда дәваланганнар.
Әле вакыйга урынында криминалистлар эшли.
Чыганак: bashinform.ru