Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
13 октябрь 2021, 14:10

Аккошларны атучы билгеле?

Ни үче булган аның кошларда?

Азамат Лутов.
Фото:Азамат Лутов.

Сентябрь ахырында Учалы районында аккошлар гаиләсен атканнар иде.

Учалы районында 58 яшьлек җирле кеше тоткарланган. Полицейскийлар ул Исыккүлдәге аккошларны аткан дип шикләнә.

“Полицейскийлар  аңардан законлы рәвештә сатып алынган мылтыгын тартып алган. Әле иргә карата тикшерү материаллары җыелган, якын арада алар аучылык итү тыелган кошларны атуы өчен җаваплылыкка тарттыру  максатында БРның Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгына   тапшырылачак”, – диләр Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, 30 сентябрь кичендә, Чораман авылы халкы сөйләвенчә, күл янына Chevrolet Niva машинасында билгесез кешеләр килә. Күлдә йөзүче аккошлар ярга таба килә, һәм аккошларны аталар.  

Аккош Русиядәге иң эре һәм сирәк очраучы кошлардан санала. Аларны аулау тыелган, чөнки алар Кызыл китапка кертелгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: