Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 октябрь 2021, 19:36

Спектакль вакытында гомере өзелгән

Халык «Садко» спектаклен карый гына башлаган һәм кинәт спектакльне туктатканнар, тамашачыларга залдан чыгарга кушканнар. 38 яшьлек Евгений Кулеш өстенә декорация килеп төшкән.

Спектакль вакытында гомере өзелгән
Спектакль вакытында гомере өзелгән

Мәскәүнең «Зур театр»ына спектакль барган вакытта декорация 38 яшьлек Евгений Кулеш өстенә төшкән.

Халык «Садко» спектаклен карый гына башлаган һәм кинәт спектакльне туктатканнар, тамашачыларга залдан чыгарга кушканнар. Евгений Кулеш спектакльне уйнаган вакытта декорация төшә башларга һәм актер тамашачы янына чыгарга тиеш була.

Ул аска төшеп барган декорация астыннан китеп өлгермәгән - башына һәм муены турысына төшеп, актер шунда ук үлгән. Декорациянең авырлыгы 2 тонна булган. Актерның иптәшләре аңа читкә кит дип кычкырган, әмма тавыш белән ул ишетмәгән.

Бер тамашычының сүзләренә караганда, "Стоп!" дип кычкыргач, барысы да спектакльнең бер өлеше, дип уйлаган, урыннарыннан кузгалырга ашыкмаган. Тик көтмәгәндә техник сәбәпләр аркасында антракт игълан ителгән.

Соңрак театр хезмәткәрләре спектакльнең дәвамы булмый дип хәбәр иткән. Тамашачы сүзләренә караганда, актерның үлеме турында ул сакчылардан чыгып җиткәндә генә белгән.

Евгений театрда 20 ел эшләгән. Актер труппага 2002 елда килгән. Тормыш иптәше белән бер уку йортында белем алып, Зур театрда бергә хезмәт иткәннәр. Евгенийның үзенең балалары юк, әмма хатынының баласын үзенекедәй тәрбияләгән, дип сөйләнәннәр коллегалары.

Спектакль вакытында гомере өзелгән
Спектакль вакытында гомере өзелгән
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: