Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 октябрь 2021, 18:35

Самолет һәлакәтенең сәбәбе ачыклана

Самолетта Башкортстанның конгресс-бюросы башлыгы Павел Музыченко да булган.

Самолет һәлакәтенең сәбәбе ачыклана
Самолет һәлакәтенең сәбәбе ачыклана

Бүгенге самолет һәлакәтендә Башкортстанның конгресс-бюросы башлыгы һәлак булган. Павел Музыкченко нәкъ бер ел элек, Уфага Санкт-Петербургтан күчеп кайтып, бу вазыйфага тотынган булган. Ә бүген, 10 октябрьдә, Минзәлә районында төшкән L-200 самолетында парашютчылар белән бергә аның гомере өзелгән.

Һәлакәт сәбәпләренең берсе - кеше күп утыруы да булырга мөмкин, диләр. Самолет 19 кешегә исәпләнгән, ә аның бортында 22 кеше булган, шул исәптән ике пилот. Шуның аркасында судно һавага күтәрелә алмаган, имеш. 

Икенче сәбәбе - самолетның сул як двигателе эшләмәгән, пилот аны мәҗбүри рәвештә җиргә утыртырга тырышкан, тик җиргә төшкәндә агачларга эләккән, шуңа да ул җиргә көчле бәрелгән, дип хәбәр итә ИНТЕРФАКС.

Һәлак булучылар исемлеге:

Михаил Беляев (пилот)

Александр Зыков (пилот)

Павел Музыкченко

Динар Дәүләтгәрәев

Дмитрий Филинов

Денис Прохоров

Ксения Сәмигуллина

Олег Дублиц

Илнар Гайфуллин

Александр Цывинский

Равил Шәрәфетдинов

Исән калучылар арасында алты кеше исәпләнә: Дмитрий Дербышев

Владимир Зеленин (авыр хәлдә)

Вячеслав Пискунов

Денис Яковлев

Александр Еремин

Вадим Фәхретдинов

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: