Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 октябрь 2021, 20:02

Ырынбурда үлүчеләр саны ике дистәгә якынайган

Бүген Ырынбур өлкәсендә булган аянычлы хәл-вакыйгалар күпләрне борчуга салды: анда контрафакт хәмердән 17 кеше агуланып үлде, кимендә 33 кеше каза күрде.

Ырынбурда үлүчеләр саны ике дистәгә якынайган
Ырынбурда үлүчеләр саны ике дистәгә якынайган

Бүген Ырынбур өлкәсендә булган аянычлы хәл-вакыйгалар күпләрне борчуга салды: анда контрафакт хәмердән 17 кеше агуланып үлде, кимендә 33 кеше каза күрде.
Анализлар үлгәннәрнең һәм каза күрүчеләрнең организмнарында үлемечле агу - чиста метанол барлыгын ачыклаган. Кайбер очракларда организмда әлеге агуның үлемечле микъдардан 3-5 тапкырга күбрәк туплануы ачыкланган.
Ә инде агуланып каза күрүчеләр сукырайганнар, аяклары йөрми башлаган, эчләре авырткан һәм аңнарын югалтканнар. Каза күрүчеләр эчкән сыекча ярты литрлы шешәләргә тутырылган булган.
Әлеге сәгатьләрдә каза күрүчеләр белән наркологлар, реаниматологлар эшли, санитар авиациясе югары әзерләктә тора. Сәламәтлек сагында торучылар каза күрүчеләр һәм һәлак булучыларның тагын да күбрәк булуы мөмкин дип саныйлар. "Гомерләрен саклап калу өчен мондый сыекчаны эчкән бөтен кешеләрне ачыкларга кирәк", - дип белдерә Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Кызганычка каршы, һәлак булучылар арасында 10 яшькә кадәрле 5 балалары булган 40 яшьлек әти белән әни дә бар. Ырынбур өлкәсенең балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анжелика Линькова вакыйганы контроль астына алган.
Агуланучылар спиртлы сыекчаны кибеттән сатып алганнар. Властьлар ашыгыч рәвештә кибетләрдә суррогат хәмер сатылуы турында җирле халыкка кисәтү ясаган.
Бу хәлләрдән соң кулга алулар башланган. Тикшерү комитеты әлегә шик астына алынган 3 кешене тоткарлаган. 5 җинаять эше кузгатылган
Тикшерүчеләр Ырынбур өлкәсенең Орск шәһәрендә суррогат хәмер тутырылган келәт тапканнар. Алар аннан 1279 ярты литрлы шешә маркировкасыз алкоголь алганнар. Шунда ук 3 мең буш кавырсын шешә һәм корылмалар табылган.
Искә төшерик: контрафакт спирт эчүдән киңкүләмле агулану 2016 елда Иркутскида булган иде. Ул чакта "Боярышник" ясалма концентратын (ул метил спирты һәм антифриздан торган) эчеп 123 кеше каза күрде, 76 кеше үлде. Тикшерүчеләр "Боярышник" сату һәм әзерләүдә катнашлыклары булган 19 кешене кулга алганнар иде.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: