+9 °С
Болытлы
Кичә иртән Куйбышев тимер юлының Аксаков станциясендә бер ир белән хатынны тимер юлны рөхсәт ителмәгән урында чыккан мәлдә йөк поезды астына эләгәләр.
Кызганычка каршы, ир шунда ук җан бирә. Хатынны төрле тән җәрәхәтләре белән Бәләбәй үзәк район хастаханәсенә илтәләр.
Уфа транспорт прокуратурасы бу вакыйганы өйрәнә башлаган. Ул тимер юл транспортының хәвефсез хәрәкәте турындагы законның үтәлү-үтәлмәвен тикшерәчәк.
Чыганак: bashinform.ru