+17 °С
Болытлы
Уфада Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актеры Евгений Лопатин бакыйлыкка күчкән. Аны бүген иртән гримеркасында табып алганнар. Беренчел версия буенча, Лопатинның үлеме сәбәбе – йөрәк өянәге.
“Ул 2011 елдан алып Милли Яшьләр театрында эшләде. Бүген “Капитанская дочка” спектаклендә ул Швабрин ролен башкарырга тиеш булган. Әйбәт актёр иде, бик кызганыч хәл”, – диләр аның коллегалары.
Актёрның хатыны һәм улы калган. Мәрхүмнең якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Чыганак: bashinform.ru