Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
7 октябрь 2021, 13:14

Авариядә берьюлы 6 кеше җәрәхәтләнгән

Шуларның өчесе – балалар.

ЮХХДИнең БР буенча матбугат хезмәтеннән
Фото:ЮХХДИнең БР буенча матбугат хезмәтеннән

Нуриман районындагы авариядә бер гаиләдән 2, 9 һәм 10 яшьлек кыз балалар, аларның әти-әниләре, картәнисе җитди каза күргән. Сарва  – Вознесенский трассасында ВАЗ-2115 әйләнгән.

Төбәк Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, ВАЗ руле артындагы 35 яшьлек водитель йөк машинасын узарга теләгәндә идарә итүне югалткан.

“Гаилә әгъзалары дәваханәгә озатылган. Әлеге вакытта тикшерү эше башланган.  Кызларның балалар өчен  махсус кәнәфиләрдә утырмавы билгеле”, – диләр юл инспекторлары.

Аварияне тикшерү эше Русия Тикшерү комитетының үзәк аппараты контроленә алынган.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: