Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
6 октябрь 2021, 14:59

Кыз бала йөк машинасы тәгәрмәче артына качкан

Баланы октябрь башында гаиләдән алырга тиеш булганнар.

pixabay.com
Фото:pixabay.com

28 сентябрьдә кич белән Свердловск өлкәсенең Кедровка бистәсендә бер яшьлек кыз бала һәлак булган. Сабый ЗИЛ машинасының арткы тәгәрмәче артына кереп кача һәм аны йөк машинасы таптый. 

Баланың анасы — Туринск шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек Татьяна А. Ул Кедровкага бергә яши торган ире Александр янына килә. Аннары иренең әбисенә, имеш утын ярышырга, китә. 

Кичке алтылар тирәсендә Александр узып баручы йөк машинасын туктата һәм бурычка акча сорый. Шул чакта нәни бала машина тәгәрмәче артына кереп утыра. 

«Сөйләшкәннән соң, ЗИЛ урыныннан кузгала, йөртүче тәгәрмәч артындагы баланы күрми. Татьяна ашыгыч ярдәм чакыра, табиблар килгәч, баланың үлемен раслый», диелә ЮХХДИ белешмәсендә.

Татьянаның танышлары сүзләренчә, фаҗига булган көнне ул ире белән бергә эчәргә акча эзләп йөри. Ана вазифаларын үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка да тарттырылган. Опека органнарында аны эчкече ана буларак исәпкә куйганнар.

«КП» сайты чыганагы сүзләренчә, 8 октябрьдә Туринск судында бу хатынны ана  хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе каралырга тиеш була. Ләкин опека органнары бу вакытка кадәр баланы гаиләдә калдырып тора.

«Әбисе үлгәч, Таня Коркинское авылына килде. Ул нәни кызы һәм әнисе Люба белән күченде. Әбинең өендә Татьянаның атасы һәм абыйсы да яши. Биредә ул эчте, ир-атлар белән йөрде. Шуңа күрә аны ана булу хокукыннан мәхрүм итәргә җыенганнар иде. Җәй көнне баланы алып киттеләр. Сабый хастаханәдә ятты. Татьяна аның янына барды һәм урлап алып кайтты. Аннары ул башка шәһәрдә яшәүче дусларына шалтыратып, баланы вакытлыча яшереп торырга сорады. Әлбәттә инде, беркем дә моңа ризалашмады», — ди Татьянаның танышы.

Хәзер җинаять эше ачылган, Татьянаны ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас: