Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 сентябрь 2021, 16:35

Табибны буып үтерә язган

Ходай күрсәтмәсен!

100med.ru
Фото:100med.ru

Сочида дәваханәгә приемга килгәч, пациент  табиб-рентгенологны буган. Вакыйга шәһәрнең 4 санлы дәваханәсендә булган. Эш көне уртасында 47 яшьлек русияле табиб кабинетына керә һәм амбулатор картасын бирә. Медик компьютерда документлар тутыра башлый.  Бу вакытта кулына каеш тоткан пациент  табиб артына килеп баса. Табибның читкә китү  үтенечен   авыру кире кага һәм медикны буа башлый.

Кычкырган тавышларны ишетеп, коридордан санитарка йөгереп керә һәм ирнең башына швабра белән тондыра. Шулчак сакчылар һәм медикның коллегалары йөгереп килә. Пациентны полициягә тапшырганнар.

Ходай күрсәтмәсен! Табиблар  еш кына шундый адекват булмаган пациентлардан берничек сакланмаган һәм якланмаган шул...

Чыганак: Lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: