

Күгәрчен районында күп балалы гаилә яши торган йорт янган. Балалар янгын турында хәбәр итә торган җайланма тавышын ишетеп, исән калган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
Фаҗига 25 сентябрьдә көндез Мерәвешле авылында була. Агач йорт һәм верандага зыян килә.
Ведомство белешмәсе буенча, бу йортта сигез балалы гаилә яши. Өйдә янгын турында хәбәр итә торган җайланма куелган. Янгын чыкканда, өйдә ике бала була. Кыз бала тавыш ишетә һәм нәни энесен алып, өйдән чыгып китә.
Янгында зыян күрүче кешеләр юк.
Хәзер бу гаилә Йомагуҗа авылында муниципаль торакка күченгән, диелә хәбәрдә.
Чыганак: "Интертат".