

Кичә, 23 сентябрьдә, Русия Тикшерү комитетының Пермь крае буенча идарәсе җитәкчесе Сергей Сарапульцев үзенә үзе кул салган.
Рәсми чыганаклар язуынча, ул бу вазифага 2018 елның июлендә билгеләнгән. Аңа кадәр җитәкченең беренче урынбасары булган.
Җитди вазифа биләгән кешене үлемгә нәрсә этәргән? Шушы сорауга җавап эзләп, илнең Тикшерү комитеты Сарапульцевның үлемен тикшерә башлаган.
Ведомствоның рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итүенчә, әлеге хәлгә кадәр бер көн алда Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин, Пермьгә килеп, оператив киңәшмә үткәрә. Анда тикшерүчеләр крайның югары уку йортындагы фаҗигане тикшерү барышы турында хисап тота.
Бастрыкин җинаять эшен тикшерүне дәвам итү буенча күрсәтмәләр бирә. Ул вузда хәвефсезлек чаралары бар таләпләргә дә җавап биргәнме икәнлеген дә тикшерергә куша.
Исегезгә төшерәбез, 20 сентябрь иртәсендә Пермь дәүләт милли тикшеренүләр университетында юридик факультет студенты Тимур Бикмансуров ут ача. Алты кеше үлә, ике дистәдән артыгы җәрәхәтләр ала. Җинаять эше ачыла. Аны Тикшерү комитетының үзәк аппараты алып бара.