Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 сентябрь 2021, 12:31

Җене кабарган ир табибны кыйнаган

Чөнки прием вакытында табиб аның хатынына медицина каравы үткәргән.

Mash Telegram-каналы видеосыннан скрин
Фото:Mash Telegram-каналы видеосыннан скрин

Нижневартовск шәһәрендә  ир хиҗапта приемга килгән хатынын караган табибны кыйнаган. Видеоны Mash Telegram-каналы бастырып чыгарган.

Белгечкә хиҗаптагы пациент ханым килгән. Табиб аның кулларын, аякларын һәм эчен караган. Бу хәлдән соң кабинетка ачуы кабарган ир атылып кергән.

Кадрлардан күренүнчә, ир кабинетка керә һәм тик утырган медикка берничә тапкыр суга. Telegram-канал мәгълүматлары буенча, 5 минуттан полиция килеп җитә, каза күргән табибка ашыгыч ярдәм чакырталар. моңа Моңа кадәр хиҗаптагы пациент ханымнарга медицина тикшерүе  үткәргәндә проблемалар булганы юк иде, ди табиб.

Ул хатын ни өчен приемга килгән соң? Табиб белән күзгә-күз карашып утырыргамы? Сәер кешеләр була да инде...

Чыганак: Lenta.ru

Mash Telegram-каналы видеосыннан скрин
Фото:Mash Telegram-каналы видеосыннан скрин
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: