Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 сентябрь 2021, 12:41

"Бала тын алмый иде"

Табиблар өйдә бала тапкан ананы һәм аның баласын коткарган.

pixabay.com
Фото:pixabay.com

Татарстанда өйдә бала тапкан 24 яшьлек хатынны һәм аның сабыен табиблар коткарып калган. Бу турыда Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

24 яшьлек әнине һәм аның баласын ашыгыч ярдәм белән Перинаталь үзәккә алып киләләр. Яшь әни ике сәгать элек өйдә 4 килолы бала тудырган. Бала да, анасы да бик авыр хәлдә була.

«Икесен дә хастаханәгә китерделәр. Сабый сулыш алмый, йөрәк тибеше дә начар, температурасы да үлчәнми. Неанотологлар һәм балалар реаниматологларының вакыты секундлар белән исәпләнә», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Табиблар бер сәгать тырышкач, сабыйның хәлен стабильләштерә. Баланы мониторларга, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына һәм термокостюмга тоташтыралар. Сабыйны акрын гына җылыталар. 18 сәгать узгач кына, аның температурасы 36,6 градуска җитә. Ләкин баланың хәле катлаулы булып кала.

«Анасы ике литр ярым кан югалткан. Ашыгыч ярдәм аны шунда ук реанимациягә тапшырды. Күп кан югалту, баланы стериль булмаган шартларада тудыру хатынның хәлен бик катлауландыра. Хәле стабильләшүгә, яшь әни баласы янына барырга сорады», — ди табиблар.

11 көн узгач кына бала үзе сулыш ала башлый. Аны дәвалау әле дә дәвам итә. Табиблар әлегә бер төрле фараз да әйтми, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас: