Хәвеф-хәтәр
23 сентябрь 2021, 07:00

Ашыгыч ярдәм машинасы авариягә эләккән

9 кеше җитди җәрәхәтләнгән.

БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.

Чишмә районында кичә иртән Чишмә – Аксен – Кыргыз-Миякә автомобиль юлының 12 километрында  КамАЗ  руле артында утырган 59 яшьлек водитель   ашыгыч ярдәм машинасы белән бәрелешә. Ашыгыч ярдәм руле артында 50 яшьлек ир булган.

Авариядә 9 кеше каза күргән: ашыгыч ярдәм машинасы водителе һәм пассажирлары дәваханәгә озатылган. Ашыгыч ярдәме машинасындагы медиклар Чишмәдән Шиңгәк-күл авылы дәваханәсенә юлланганнар. ЮХХДИ хезмәткәрләре авария сәбәпләрен ачыклый.

Сәламәтлек саклау министрылыгының матбугат хезмәтендә “Башинформ” агентлыгына аңлатуларынча, ашыгыч ярдәм машинасында медиклр эшкә китеп барган. Алар арасында педитар, социаль хезмәткәр, лаборант, табиб-терапевт, ике санитар, фельдшер, психолог һәм водитель булганнар.

Медиклар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре – баш мие җәрәхәте, йөз-яңак сөякләре, оча сөяге, күкрәк читлеге  сынулары, кул-аяклар имгәнүләренә, гематомаларга  – дучар булганнар.

КамАЗ водителе  зыян күрмәгән.  

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас