Хәвеф-хәтәр
20 сентябрь 2021, 13:57

Пермьдә атыш ачкан егетнең әтисе улы хакында сөйләгән

Әнисеннән инде сорау алалар, ди.

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында атыш ачкан Тимур Бекмансуровның әтисе кайнар нокталарда хезмәт иткән. Бу хакта гаиләнең танышлары “Подъем”  Telegram-каналына сөйләгән.

Вузда ут ачкан егетнең әти-әниләре күптән аерылышкан. Пермьгә Бекмансуров әнисе белән бергә 8 ел элек күченеп килгән.

“Тимур 10 яшенә кадәр Удмуртиядә яшәгән, ул шундый кылык эшләр дип беребез дә күз алдына китерә алмады. Әнисе әйбәт аның. Ә әтисе генә герой буласы килде, барлык кайнар нокталарга барырга үзе омтыла иде”, – ди гаиләнең танышлары. Шулай ук алар вузга һөҗүм итүче Тимурның “үтә дә тыныч” һәм басынкы малай икәнен белдерә.

Telegram-канал әңгәмәчеләре егетнең моңарчы агрессив булуын күзәтмәдек, диләр.

Егетнең әтисе Марат Бекмансуров бу вакыйгадан шок хәлендә булуын сөлйәгән. Аның сүзләренчә, Тимур “бары тик компьютерлар” белән кызыксынган, тышка чыгып йөрергә дә яратмаган.

Исегезгә төшерәбез, атыш 20 сентябрь иртәсендә Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында теркәлә. Җинаять эше кузгатылган. 6 кеше һәлак булган. Тоткарлаган чакта 18 яшьлек атышчыны яралыйлар. Ул дәваханәдә авыр хәлдә, ди. 

Чыганак: Lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас