

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында булган атыш сәбәпле һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашты.
"Пермьдә - фаҗига. Кешеләр һәлак булды. Бер гаепсез кешеләр. Кем гаепле, мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен ни эшләргә,- ачыкларга-тикшерергә кирәк. Авыр кайгыларын уртаклашам", - диде Башкортстан башлыгы.
Бүген, ягъни 20 сентябрьдә, Пермь дәүләт университетында Тимур исемле бер бәндәнең студентларга һәм үтеп баручыларга мылтыктан атуы билгеле булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, 5 кеше һәлак булды, 17 кеше яраланды. Төбәк җитәкчесе мәктәпләрдә, колледжларда, университетларда хәвефсезлек чараларын тагын бер кат тикшерергә кушты.