Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 август 2021, 10:51

Якутиядә көпә-көндез кояш югалган

Җитмәсә, күктән көл коела...

твгород.рф
Фото:твгород.рф

Якутиядә җәй башланганнан бирле 1326 урман янгыны теркәлгән. Ут-ялкын 4,2 миллион гектардан мәйданны узган, дип хәбәр итә Экология, табигатьтән файдалану һәм урман хуҗалыгы министрлыгының  урман департаменты җитәкчесе  Андрей Михайлов.

“Югары янгын хәвефе сезоны башланганнан бирле Русиядә 1326 янгын теркәлгән, былтыр бу сан артыграк иде – 1598 янгын. Ягъни, янгыннар саны азрак, әмма мәйданы зуррак. Янгыннар мәйданы 4 миллион 240 мең гектар тәшкил итә”, – ди Михайлов.

Департамент җитәкчесе сүзләре буенча, бүгенге көндә Якутия территориясендә 171 янгын дөрли. Янгыннар 2 миллион гектардан артык җирдән  узып өлгергән.

Сүндерү эшләре 58 урман янгыннарында  17 район территориясендәге  760 мең гектар җирдә  бара.

Моңа кадәр Русия оборона министры Сергей Шойгу Якутиядәге янгыннарны сүндерүдә ярдәм итәр өчен инженер роталарын юнәлтүе турында билгеле булды.

23 июньнән алып Якутиядә урман янгыннары дөрләү сәбәпле төбәк  дәрәҗәсендә  гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Ә менә кичә социаль челтәрләрдә  Якутиядә көн үзәгендә кинәт кояш югалуын һәм күктән  көл сибелүен язып чыктылар. Кояш югалуның сәбәбе – бар дөньяны ялмап алган  куе төтен...

Чыганак: ria.ru

 

gubdaily.ru/ esoreiter.ru
Фото:gubdaily.ru/ esoreiter.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: