Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 август 2021, 11:38

Бу хәл Чишмәдә булган...

Аллаһ сакласын. 

Ксения Калинина.  bashinform.ru
Фото:Ксения Калинина. / bashinform.ru

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенә  Чишмә авылының Калмаш сусаклагычында бер хатынның фаҗигагә таруын хәбәр иттеләр. Ведомствоның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, биредә яшәүче кырын төягән 47 яшьлек хатын су коеныр өчен махсуслаштырылган урында батып үлгән. Аның гәүдәсен Чишмә поселогы советы волонтерлары судан чыгарган.

Ел башыннан алып республиканың су объекларында 139 вакыйга булган, алар нәтиҗәсендә 143 кеше үлгән, шуларның 15е – балалар. Вакыйгалар нәтиҗәсендә  79 кеше баткан (былтыр – 99 кеше, күрсәткеч  20,2%ка кимегән, шулар исәбендә 12 бала).  Калган очраклар буенча оператив-тикшерү эшләре бара.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: