Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 август 2021, 16:42

Полицейский үсмер кызны ни өчен үтергән?

Мәрхүм кызның әтисе: "Беркемем дә калмады..."

rusovok.ru
Фото:rusovok.ru

Самара шәһәре район суды 42 яшьлек Антон Б.ны сак астына алу турында карар чыгарды. Полиция хезмәткәре булып эшләгән бу ир-ат Волжский районындагы Петра Дубрава бистәсендә тугызынчы сыйныфта укучы кыз баланы үтерүдә гаепләнә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Җинаять 29 июльдә кич белән торак йортлар янында була. Якынча белешмә буенча, 15 яшьлек Екатерина кич белән дус кызы белән бергә йөгерергә чыгарга җыена. Тик иптәше чыкмый, Катя үзе генә китә. Аннары аның мәетен табалар. Кызның муены пычак белән яраланган була.

Бер версия буенча, җинаятьче ир-ат кызны машинасы белән бәрдерә, аннары эзен яшерү максатыннан үтерә.

Мәрхүмә кызның әтисе Дмитрий фаҗигадән соң интервью биргән. Кызы үлгәннән соң, ул бер туганы да калмавын сөйләгән.

«Ул әйбәт кыз иде.  Мин аны бик нык  яраттым. Минем башка беркемем дә юк — хатыным яман шештән үлде, кызым — гомеремдә соңгы кешем калган иде. Ул матур итеп рәсем  ясарга ярата иде, фитнеска йөри иде», — ди Дмитрий.

Әти кеше кызының полиция хезмәткәре белән алдан таныш булу-булмавын тәгаен генә белми.

«Ул йөгерергә чыгып китте, мин ни булганын белми дә калдым. Мин аңа шалтыраттым, җавап булмады. Төнге уникенче яртылар тирәсендә шалтырата башладым. Ул гадәттә кайта иде. Мин борчыла башладым, ул бит унда китте, ярты сәгатьтән кайтам диде», — ди әти кеше.

Әти кеше кызын иптәшләре белән очрашкан дип фаразлаган. Аннары төнге икеләр тирәсендә аны полициягә алып киткәннәр.

Җинаятьтә шикләнелүче полиция хезмәткәрен эшеннән азат иткәннәр. Ул гаебен өлешчә таный, диелә хәбәрдә. 

«Вести» каналы белешмәсе буенча, Антон Б. Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара буенча баш идарәсенең 3 нче полиция бүлегендә Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең шәхескә карата авыр һәм бик авыр җинаятьләрне ачу бүлекчәсе җитәкчесе — бүлек җитәкчесе урынбасары булган.

Матбугат чаралары мәрхүмә кыз үтерүчесе белән таныш булган дип тә язды. Имеш, алар якын мөнәсәбәттә булган. Ләкин Тикшерү комитеты бу мәгълүматны кире какты. 

Мәгълүмат чаралары белдерүенчә, Антон Б. балыктан кайтып килгән булган.  Ул машинада китеп барганда  Екатеринаны бәрдерә. Ир машинадан чыгуга кыз кычкыра башлый, полицейский күп тә уйлап тормыйча пычакка үрелә һәм кызның муенын яралый. 

Тулырак: "Интертат".

Читайте нас: