Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 август 2021, 15:48

Исерек килеш суга кергәннәр

Шулай кылануның нәтиҗәсе билгеле инде. 

m.progorodsamara.ru
Фото:m.progorodsamara.ru

Уфаның гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре кичә кизү торганда шәһәр пляжларында 4 кешене коткарган.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, “Солнечный” ял итү зонасында коткаручылар Агыйделдән ике кешене коткарган – 29 яшьлек егет һәм 22 яшьлек кызны. Алар икесе дә көймәдә йөзеп китеп барган, беренче л мәгълүматлар буенча, алар исерек булган.

“Гольфстрим” пляжында кизү торган коткаручылар Теплое күлендә    тирәнгә үк йөзеп киткән 38 яшьлек ир белән хатынны судан чыгарганнар. Дөрес булса, хатын шулай ук исерек булган. Бәхеткә, бу 4 “йөзүче”нең берсенә дә медицина ярдәме теләп ителмәгән.

    Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: