Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 июль 2021, 10:22

Самогон куганда шартлаганнар

Хәмер куучыларның хәле бик авыр, ди.

пресс-служба МЧС РБ
пресс-служба МЧС РБ

Кичә, 30 июльдә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә Салават шәһәрендәге ике катлы йортларның берсендә шартлау булган дип хәбәр итәләр.

Бак дисәң, йортның беренче катындагы бер фатир кухнясында самогон куганнар. Самогон аппаратындагы спирт парлары аркасында шартлау шулкадәр көчле була ки: өч бүлмәле фатирга шактый зыян килә, стеналарның штукатуркалары коела, балкон тәрәзәле челпәрәмә килә, ишекләр кыйшая... Бәхеткә, янгын булмый.

Әмма ике кешегә зыян килә. 34 яшьлек ир һәм хатынны ашыгыч ярдәм машинасында шәһәр дәваханәсенә алып китәләр. Якынча мәгълүмат буенча аларның хәле авыр: ирнең тәненең – 80 проценты, ә хатын-кызның 40 проценты термик пешкән.

“Әлеге йортта яшәүчеләр (барлыгы 30 кеше, аларның 8е – балалар) эвакуацияләнде. Шартлау булган подъезд халкы вакытлыча туган-тумачаларына урнашып торды, ә күрше подъездда яшәүчеләр, тикшерү үткәннән соң, үз фатирларына кайтты. Тикшерү барышында газ торбасына зыян килмәгәнлеге, газ таралмаганлыгы ачыкланды”, – дип хәбәр итәләр министрлыктан.

Әле йортны Салават шәһәре хакимияте һәм идарәче компания тикшерә.

 

 

пресс-служба МЧС РБ
пресс-служба МЧС РБ
пресс-служба МЧС РБ
пресс-служба МЧС РБ
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: