Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 июль 2021, 11:14

Кюветка төшеп киткән

Аллаһ сакласын!

БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.

Кушнаренко районында үлемгә китергән юл һәлакәте теркәлгән.  БР буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге  хезмәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә,  Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 1294 километрында Стәрлетамакта яшәүче 22  яшьлек егет Geely Emgrand  руле артында кюветка төшеп китә һәм агачка бәрелә.  

Авария нәтиҗәсендә машинадагы пассажир (Ишембайда яшәүче 22 яшьлек егет) авария урынында үлгән. Водитель дәваханә реанимациясендә ята. Әле юл инспекторлары машина йөртүчесенең ни сәбәпле кюветка төшеп китүен тикшерә, диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Соңгы тәүлектә республика юлларында 8 автомобиль аварияләре теркәлгән. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, 10 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Юлларда сак булыгыз, дуслар! Ходай Тәгалә дә сакланганны саклармын дигән бит.   

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: