Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 июль 2021, 12:52

Төн уртасында трассада нишләп йөргән?

Җитмәсә, тиешсез урында юл аша чыккан. 

02.мвд.рф
Фото:02.мвд.рф

Иглин районында төнлә юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

БР буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясендә хәбәр итүләренчә, Самара-Уфа трассасының 1531 километрында Mercedes-Benz Actros  йөк машинасы юл аша рөхсәт ителмәгән урында чыккан узгынчыны бәрдергән.

Ханты-Манси автономияле округында яшәүче ир ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк үлгән. Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, узгынчының киемендә яктылыкны кайтаручы элементлар булмаган, йөк машинасы водителе аны күрмәгән. Әле вакыйга буенча тикшерү эшләре бара.

Соңгы тәүлектә республика юлларында 10 авария теркәлгән, алар нәтиҗәсендә ике кеше үлгән һәм 9 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: