Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 июль 2021, 12:39

Сусыз калмасбызмы?

Быелгы эсселек аркасында елгалар да шактый саекты.

https://utv.ru
https://utv.ru

Быелгы эсселек шактый озакка сузылу сәбәпле, кайсыбер елгаларда су кими башлады.

Июньдә Агыйдел елгасы бассейнының су күләме уртача күрсәткечләрдән 35-50 процентка түбән булды. Бүген исә Караидел һәм Агыйдел елгаларының су дәрәҗәсе нормадан 40-150 сантиметрга түбән. Әйтик, башкала янында су дәрәҗәсе гидропосттагы нуль күрәткеченнән 149 сантиметрга төшкән. Бу урында тарихи минималь күрсәткеч 2012 елда теркәлгән иде. Ул вакытта су 156 сантиметрга төште. Әле дә бу санга күп калмаган. Караидел елгасы исә Шакша янында 89 сантиметрга саеккан. Биредә иң түбән күрсәткеч 2010 елда 103 сантиметр дип теркәлгән иде.

“2010 һәм 2012 елгы корылык һәм аз сулылыктан соң республика хөкүмәте су белән кулланучы эре предприятиеләргә үзләренең су алу җайланмаларын яңартырга кушкан иде. Ун ел эчендә күп эш башкарылды. Һәм бүген башкала һәм башка шәһәрләр халкын тынычландырырга була – су белән тәэмин итү буенча хәвеф көтелми”, – ди Су ресруслары федераль агентлыгының Кама бассейны идарәсенең Башкортстан буенча су ресурслары бүлек җитәкчесе Виталий Тюр.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: