Ә туристлар нишли?
Төркиядә ял итүче туристларга Антальяда кунакханә территориясеннән китмәскә киңәш ителә. Бу очракта туристларны туризм буенча федераль агентлык кисәткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Бу Төркия провинциясендә котырган янгыннар белән аңлатыла. Җирле хакимият вазгыять тиешле контрольдә дип ышандыра (янгынны сүндерү өчен техниканың төрле төрләре кулланыла).
Туризм буенча федераль агентлык ялны вакытыннан алда төгәлләргә чакырмый һәм вазгыятьне контрольдә тотуы хакында хәбәр итә. Ведомствоның матбугат хезмәте белдерүенчә, Россия туристларыннан шикаятьләр килмәгән.
Гаҗәп түгел, безнең халык арасында артына ут капмый торып, селкенми торганнары азмы әллә?
Фото: fbm.ru