Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 июль 2021, 16:49

Ана кеше баласын дәваханәгә салудан баш тарткан

Нәтиҗәдә аның гомере өзелгән.

Lenta.ru
Фото:Lenta.ru

Ульяновск өлкәсендә  бер хатын баласын  дәваханәгә салудан баш тарткан. Күп тә үтми сабый хроник авырудан вафат булган. Бу хакта  Русия Тикшерү комитетының  төбәктәге Тикшерү идарәсендә хәбәр ителә.

Тикшерү  мәгълүматларына ярашлы, 2012 елгы бала, эче авыртуга зарланып,  дәваханәгә эләккән. Табиблар төрле процедуралар үткәргәч, госпитализация таләп ителүен әйткәннәр. Әмма ана кеше баласын дәваханәгә саласы килмәгән.

Биш көн үткәч,  ана кеше янә медикларга мөрәҗәгать итә, моннан соң инде баланы дәваханәгә салалар. Өч атнадан соң баланың хәле начарая, 5 көннән соң табиблар аңарда хроник авыру таба. Дәвалауга карамастан, бала үлә.

Әлеге вакытта РФ Җинаять җәзалары кодексының 109 маддәсенең беренче өлеше  (“Саксызлык аркасында үлемгә китерү”) буенча җинаять эше кузгатылган.

Әни кеше тәүге тапкыр ук госпитализация тәкъдиме белән ризалашса, баласы, бәлки,  исән дә  булыр иде, кем белә...

Чыганак: Lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: