Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 июль 2021, 23:48

7 кеше берьюлы нәрсә белән агуланган?

Ирләр ниндидер сыекча эчкәннәр. 

Социаль челтәрләр
Фото:Социаль челтәрләр

Салават шәһәрендә 7 ир-ат билгесез сыекча эчеп агуланган. Алар барысы да бер йорт каршында урамда егылышып ятканнар.

Салават шәһәре буенча тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 26 июльдә 17.00 сәгать тирәсендә Салават шәһәре хастаханәсенә шалтыраталар. Шалтыратучы кеше Калинин урамындагы йорт янында җиде ир-атның һушсыз ятуын әйтә. Ирләрне ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киләләр һәм реанимация бүлегенә салалар. Аларда билгесез матдә белән агулану билгеләре теркәлгән.

«Хәзер алар һушларына килде, хәлләре уртача авырлыкта, аларга  ярдәм күрсәтелә. Ачыклануынча, 36-60 яшьләрдәге җиде ир-ат бергәләп билгесез сыекча эчеп утырган, шуннан соң хәлләре начарайган», — диелә ведомство хәбәрендә.

Тикшерү эшләре бара.

Тулырак: "Интертат"

Читайте нас: