Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 июль 2021, 10:50

Бу йорт бәхетсез очраклары белән билгеле

2018 елда шушында ук  БДМУ студенткасы Гүзәл Гыйзетдинова мәетен тапканнар иде.

Ксения Калинина.   bashinform.ru
Фото:Ксения Калинина. / bashinform.ru

Уфада  шомлылыгы белән даны таралган төзелеп бетмәгән бер йортта үсмер кыз белән фаҗига булган.

Бу хакта  БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров  хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Аның сүзләренчә,  узган ике атна эчендә 15 югарыдан егылып төшү очраклары теркәлгән. Нәтиҗәдә 7 кеше үлгән. “Кызганычка каршы, үлүчеләр арасында балалар да бар. Болар – Уфада 15 каттан егылып төшкән 4 яшьлек бала һәм Уфаның Пархоменко урамында төзелеп бетмәгән йорт лифтының шахтасына төшеп һәлак булучы 13 яшьлек үсмер кыз”, – ди ведомство рәисе.

“Башинформ” агентлыгына үз чыганагы сөйләвенчә, өч үсмер, төзелеш мәйданына  үтеп кереп, караңгыда уйнаганнар. Кыз бала, абынып, лифт шахтасына төшеп китә.

Дөрес булса, вакыйга 19 июльдә Пархоменко урамындагы 133/3 санлы төзелеп бетмәгән йортта теркәлгән. Мәктәп укучысы 7-8 метр югарылыктан лифт чокырына егылып төшкән. Фаҗига урынына медиклар һәм полиция килгән. Кызганычка каршы, үсмер ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче ук үлә.

Вакыйганы  БР буенча Тикшерү комитеты да өйрәнә.

"Бомжлар оясы" булган, ничәмә бәхетсез очраклар теркәлгән, кеше гомеренә хәвеф белән янаган төзелешне нишләп яхшылап япмыйлар? Нишләп анда  бер каршылыксыз үсмерләр җыела? Мөгаен, бу сораулар чираттагы мәет табылганда гына янә калкадыр да, вакыт үтү белән тагын онытыладыр...

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: