Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 июль 2021, 11:33

Сазлыкка эләккән

Ярый әле коткаручылар вакытында килеп җиткән

Уфаның Дим районында бер ир сазга бата язган.

Бу хәл 25 июль кичен булган. Шаһитлар, сазга бата башлаган ирне күреп калып, коткару хезмәтен чакырткан. Ярдәмгә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары килгән.

“Алар, 1981 елгы ирне саздан чыгарып, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган”, – диләр ведомстводан.

Коткаручылар әйтүенчә, үтеп баручы кешеләрнең вакытында ярдәм чакыртулары аркасында гына ир исән калган. Коткаручылар берничә минутка соңга калган булса, зыян күрүче су астына киткән булыр иде.

“Үсемлекләр белән капланган яшерен сазлыклар зур хәвеф тудыра, –дип кисәтә коткаручылар. – Үләннәр астында төпсез сулык булырга ихтимал. Сазлы урынга эләккәндә түмгәкләргә яки үсемлекләрнең тамырларына басарга кирәк. Ашыгырга, кискен хәрәкәтләр ясарга, суга төшеп киткәндә паникага бирелергә ярамый”.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: