Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 июль 2021, 16:27

Машинаны күтәреп, хатын белән баланы тартып чыгарганнар

Мондый хәлләр кинода гына була кебек...

Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

АКШның Нью-Йорк штатында  машина бәрдергән хатын һәм аның 8 айлык баласын ике полицейский коткарган. Вакыйганың видеосы  да бар.

Кадрлардан күренүенчә, борылган вакытта машина тротуар янындагы автомобильгә бәрелә дә юл аша бала белән чыгып баручы хатынны бәрдерә һәм турыга барбер-шоп (парикмахерская) витринасына барып керә. Янәшәдәге күмәчханәдә полицейскийлар, б хәлне күреп, ярдәмгә ашыга. Капот астында калган хатын белән баланы коткарыр өчен алар ялангач кул машинаны күтәрәләр. Барбер-шоптагы шаһитлар да полицейскийларга хатын белән баланы тартып чыгарырга булыша.

Fox News басмасы билгеләвенчә, соңрак медиклар баланың баш сөяге сынуын ачыклаган. Ә 36 яшьлек хатынның аяклары сынган. Шулай да табибларның фаразлары өметле, хатын да, бала да исән калырга тиешләр. Телеканал мәгълүматлары буенча, полиция   Дәвид Понкурак атлы ирне машина белән исерек килеш идарә итүе өчен тоткарлаган.  

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: