Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 июль 2021, 16:27

Егет төн уртасында юкка чыга

Аңа кадәр исерек булган, диләр.

Кушнаренко районында сулыкта бер кеше үлгән.

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, коткаручылар Илморза авылыннан ерак түгел күлдә 29 яшьлек егетнең гәүдәсен судан чыгара.

Шаһитлар әйтүенчә, егет 24 июльдә төнге 00.00 сәгать тирәсендә юкка чыга. Аңа кадәр аның исерек булуы да ачыклана.

Коткаручылар спиртлы эчемлекләр эчкән килеш суга керергә ярамый дип кисәтә. Чөнки исереккә диңгез тубыктан кебек тоела. Ул үзенең физик хәлен аңлап бетми. Үз гомерен үзе өзә...

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: