Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 июль 2021, 11:39

Баланың гәүдәсен тапканнар...

Суда каза күрүчеләр күп!

Баланың гәүдәсен тапканнар...
Баланың гәүдәсен тапканнар...

Суда каза күрүчеләр күп!

 

Кичә Учалы районындагы Ургын күлендә 13 яшьлек үсмер су төбенә киткән. Бу хәл өч үсмер суда туп белән уйнаганда булган. Туп артыннан йөзеп киткән үсмер судан чыга алмаган. Аны вакытында коткара алмаганнар.

 Ачыклануынча, балалар махсус җайланмаган урында уйнаганнар. Бу күлдә андый урыннарда тыючы аншлаглар куелган.

 Учалы районы водолазлары баланың гәүдәсен су төбеннән табып алганнар.

Бүгенгә, ягъни 23 июльгә, ашыгыч ярдәм пунктларына суда каза күрү турында 127 хәбәр килгән. 18 яше тулмаган 11 бала суга батып үлгән, дип хәбәр итә “Башинформ” .

Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: