Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 июль 2021, 22:01

Бала гәүдәсен эзлиләр

Җәйге эсселәрдә бик күп кеше үлә...

24.kg
Фото:24.kg

Республикада водолазлар  суга баткан бала гәүдәсен  эзлиләр.

Фаҗига бүген көндез Учалы шәһәреннән ерак түгел Өрген күлендә теркәлгән. Мәрхүм бала –2007 елда туган үсмер. Аның су коену өчен махсуслаштырылмаган урында су керүе билгеле. Әлеге вакытта Учалы районының ирекле янгын командасы водолазлары судан баланың гәүдәсен эзләү белән мәшгуль.

Суда тагы бер үлем очрагы бүген Мәләвез районында  теркәлгән. Бу юлы урта яшьләрдәге ир су корбаны булган. Аның гәүдәсенә Мәләвез шәһәре янында Агыйдел елгасында шаһитлар тап булган, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә.  

Чыганак: bashinform.ru

Читайте нас: