Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 июль 2021, 22:26

Абзар түбәсе машина өстенә килеп төшкән...

Абзар түбәсе машина өстенә килеп төшкән...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

 Бүген эш көне ахырына таба Уфа өстен кап-кара болытлар каплап алды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтенә республика территориясендә давыллап яуган яңгыр нинди бәла-казалар китерүе билгеле булды.  Республиканың үзәк һәм көньяк-көнбатыш районнарында күк күкрәп, яшен яшьнәп, көчле давыл чыгып койма яңгырлар яуды.

Әлегә Авыргазы, Кырмыскалы, Дәүләкән, Стәрлебаш районнарында дистәләгән каралты-кураның түбәләре “күккә очкан”. Уфада исә 30дан артык агачлар сынып аву очраклары билгеле.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Стәрлебаш районы Түбәнге Аллагуват авылының  Үзәк урамында 130 кв.м. мәйданда (гомум мәйданы – 1700 кв.м.)  мәктәп түбәсе зыян күргән.

Кырмыскалы районының Иске Муса авылында давыл абзар түбәсен каерып очырган. Ул үз чиратында “Лада Приора” машинасына килеп төшкән.

Табигый казадан зыян күрүче авыллар халкының күбесе утсыз калган. Электриклар бригадалары  тергезү эшләрен башлаган. 

Шулай шул, бәла аяк астында гына түгел...

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: